“Иң матур бизәлгән Үзәк Яңа ел чыршысы” республика конкурсында Янил җирлеге өченче урынны алды

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы республикабыз Президенты кушуы буенча икенче ел рәттән районнар(шәһәр округлары, авыл җирлекләре) арасында “Иң матур бизәлгән Үзәк Яңа ел чыршысы” дигән конкурс үткәрә. Быел бу конкурста 44 район, 26 авыл җирлеге, 5 зона төркеме катнашты. Төньяк зона буенча “Җирлекләрдә иң матур бизәлгән Үзәк Яңа ел чыршысы” номинациясендә 3нче мактаулы урын Янил авыл җирлегенә бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International