Кукмарага тагын бер “Автолавка” машинасы кайтачак

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Татпотребсоюз берләшмәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов катнашында җыелыш үткәрелде. Ул районнарда кулланучылар җәмгыяте системасын торгызу, хәзерләүләр эшен җайга салу мәсьәләләренә тукталды.

-Республика буенча 645 авылда бер кибет тә юк, сезнең районда да 49 авыл халкы сату нокталарына мохтаҗ. Шуны искә алып, без районнарда автолавка эшен җайга салу максатыннан, машиналар бирдек, Кукмарага да өч машина кайтты. Алар график нигезендә авылларга азык-төлек ташый. Әмма атнага бер килү генә җитми, ике тапкыр баруны оештырырга кирәк. Шуңа сезгә тагын бер машина бирәчәкбез, - диде ул.

Халык бакчасында үстерелгән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш уңышын ничек урнаштырырга белми. Соңгы елларда йон, тире, чүпрәк-чапрак, дару үләннәре җыю да тукталды. Аларның барысын да торгызу бурычы тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International