Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Якташыбыз Фарил Галиәхмәтов Биектау районында "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры булып эшли
2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Якташыбыз, Тырыш авылында туып, саф урман һавасы сулап үскән, 20 елдан артык гомерен урманчылыкка багышлаган, Биектау районы территориясенә урнашкан “Шәһәр яны урман хуҗалыгы” директоры Фарил Галиәхмәтов белән элемтәгә чыгып, табигать-Анабызга хезмәт итүнең серләре белән уртаклаштык.
-Фарил Фоатович, хәлләрегез ничек? Урманчы хезмәтенә ничек килдегез, яшеллеккә күмелеп утыручы Тырыш авылында туып-үсүегезнең дә йогынтысы булмый калмагандыр?
-Исәнмесез, Аллага шөкер. Әлбәттә, һөнәр сайлаганда туган төбәгемнең тәэсире зур булды. Җәй көннәрендә иртә таңнан әти безне урманга печән чабарга алып кереп китә иде. Күп вакытыбызны агачлар шаулавын, кошлар сайравын тыңлап, урман биргән нигъмәтләрдән сыйланып үстек. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң укуымны Йошкар-Оланың техник университетында дәвам итеп, урман хуҗалыгы инженеры белгечлеге алып чыктым. Шулай да Нократ Аланында заводка эшкә урнашып бәхетемне сынап карадым, әмма бер ел да эшли алмадым, күңелем ятмады. Ә урманчылыкта башланган хезмәт юлыма тугры калдым, ничә еллар үтсә дә, шул өлкәдә эшләвемне дәвам итәм. Башта хезмәтемне мастер буларак башлап җибәргән идем, аннары урманчы, хәзер исә директор вазыйфаларын башкарам.
-Урманчы булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк? Яшьләр кызыксынамы әлеге өлкә белән?
-Бездә эшләгән бер өлкән яшьтәге абзый әйтә иде: “Урман хуҗалыгында эшләмиләр, ә урманга хезмәт итәләр”, - дип. Бу чыннан да шулай, урманчы һөнәрен матди файда эзләгән кеше үз итә алмый, чөнки хәзер акча эшләүнең күп төрле ысуллары бар. Ә урманчылыкка эшкә табигатьне яраткан, авыр эштән курыкмаганнар гына килә. Чөнки техника гына түгел, кул хезмәте еш кулланыла, кайбер очракта атналар да ялларсыз бер-берсенә бәйләнеп китә. Халык белән эшләве бик авыр: шәһәр яны булгач, тиешсез урынга йорт салулар, рөхсәтсез агач кисүләр, чисталыкны, тәртипне бозулар әледән-әле кабатланып тора.
-Урманннарны саклап калу өстендә нинди эшләр башкарыла?
-2010 елдагы корылыктан соң тернәкләнеп китүе авыр булды. Урман полосалары корыган агачлардан чистартылды, алар урынына яңалары утыртылды. Үсентеләрне үзебезнең питомникта үстерәбез, шулай ук Сабадан да сатып алабыз. 57 гектар җирдә ачык тамыр системасы белән 3 миллион тирәсе үсенте үстерелә. Урман эченә, шулай ук тау битләренә, сазлыклы урыннарга, ерганакларга утыртабыз, сатуга чыгарабыз, шәһәр яны булгач, яшелләндерү белән дә шөгыльләнәбез.
- Гаиләгезнең саулыгы турында сорамасак тыйнаксызлык булыр иде...
-Рәхмәт, гомер сизелми генә ага. Тормыш иптәшем Гүзәлия белән ике кыз, бер малай үстерәбез. Хатыным китапханәдә эшли, олы кыз югары уку йортында укый, икесе - мәктәп укучысы. Әле шуны уйлап утырам: эш белән мавыгып, балаларның сабый чагы сизелми дә үткән икән.
-Туган якларыгызга кайтасызмы, әти-әниегез исән-иминме?
-Шөкер, әти белән әни Тырыш авылында гомер кичерәләр. Гел кайтып йөреп булмаса да, сәламәтлекләрен, хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз. Әти-әни фикере зур мәгънәгә ия, әле хәзер дә алар сүзеннән чыккан юк, киңәшләрен тотып яшибез.
-Урман хуҗасы буларак газета укучыларга ни әйтер идегез?
-Көннәр җылына башлагач, кешеләр урманга, посадка, су буйларына килә, ял итәргә иң матур, чиста урынны эзли. Ә менә кайтып киткәндә башкалар, үзеннән соң киләчәк кешеләр турында уйламый, артыннан чәчелеп чүп-чары кала. Шуңа күңел әрни, ял итәргә теләүчеләр күп, ә безнең хезмәткәрләр санаулы гына бит, барысы артыннан да җыештырып бетереп булмый. Шуны әйтәсе килә: тирә-ягыбызга битараф булмыйк, урманнарның, гомумән, табигатьнең ямен җибәрмик.
Ризилә КОРБАНОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр. 2026 елның 20 маенда, көндез һәм кич 20 майда Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җил булуы көтелә, боз булырга мөмкин.
Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды
2026 елның 16 маенда Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды, анда «Олимп»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнаштылар.
18
май, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз