“Россельхознадзор” узган ел районда терлекчелек өлкәсендә 25 тикшерү уздырган

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
“Россельхознадзор” берләшмәсе тарафыннан үткән елда районыбызның терлекчелек өлкәсендә 25 тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәсендә ветеринария кануннарын бозуның, тиешле таләпләр үтәлмәүнең 11 очрагы теркәлде, җаваплы затларга 34 мең сум штраф салынды.

Вахитов исемендәге, “Урал”, “Тойма” хуҗалыкларының дуңгызчылык фермалары ябык режимда эшлиләр, ягъни Россия төбәкләрендә теркәлгән Африка чумасы вирусыннан саклану чаралары күрелә, ветеринария таләпләре үтәлә, дип хәбәр итте “Россельхознадзор”ның дәүләт инспекторы Рәшит Хәйруллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International