Урта Комар авыл җирлегендә күпчелек халык мал асрап көн күрә. Фермерлык эше белән бер генә - Түбән Комардан Очаевлар гаиләсе шөгыльләнә. Алар да үткән ел фермер хуҗалыгы буларак оешып, яңа гына аякка басып килә икән. Бүенге көндә Очаевларның атлары, биш сыерлары, ике таналары, 120 сарыклары, шулар янына кош-кортлары, умарталары бар. Хезмәт сөючән, тәртипле, җирлекнең, районның мәдәни тормышында актив катнашулары белән дә алар үрнәк гаилә булып торалар.
-Гаилә белән киңәштек тә, үз эшебезне булдырырга уйладык. Җитештергән продукциядән керем алганчы шактый тырышырга кирәк. Киләчәккә планнар зур, ни дәрәҗәдә башкарып чыгарбыз - әлегә билгесез. Сарыкларны сатканыбыз юк - үрчетәбез, сыерлар санын да арттырасыбыз килә. Тана бозауларны да үзебездә калдырабыз, - дип планнары белән уртаклашты Алексей Очаев.
Урта Комардан җыелыштан кайткан Татьяна Очаева:
-Тәвә кошыбыз гына юк, калганнары бар да бар. Гомер буе фермада эшләдем. Хуҗалыкта да икедән ким сыер асраганыбыз булмады. Биш сыер асраучыларга саву аппаратлары бирәбез, диделәр, - дип, өйдәгеләре белән ишеткәннәрен уртаклашты. – Аппаратыбыз бар иде, тик искерде инде, бик сөенеп кабул иттем бу яңалыкны.
Татьяна һәм Николай Очаевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
-Мин гаиләдә бер генә бала булганмын, әни вафат булгач, үземне ялгыз калгандай хис иттем һәм, Ходай кушса, күп итеп бала алып кайтачакмын, дидем. Шөкер, гаиләбез зур. Барлык эшләрне бергә башкарабыз, кеше яллап эшләткәнебез юк. Вятка Аланы, Кукмарада яшәүче балалар да булышалар, яллары биредә үтә, һәркемгә эш җитәрлек. Тормыш иптәшем дә бик тырыш, гомер буе шофер булып эшләде, хәзер менә маллар яныннан кайтып керми, - диде Таня апа. Киленнәрен дә мактап алды ул. Маринадан: “Бу кадәр эштән куркып калмадыгызмы?” - дип сорадым. “Авылда эштән куркып яшәп булмый”, - дип кыска гына җавап бирде ул. Татьяна Очаева Урта Комар мәдәният йортында оешкан “Зәнгәри” фольклор ансамблендә дә чыгыш ясарга җитешә, атнага ике тапкыр репетициягә бара. Рәхәтләнеп ял итеп кайтам, ди үзе бу турыда. Өч оныгы да “Күбәләкләр” ансамбленә йөри икән.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.