Кукмара мөхтәсибәте чакыруы буенча Мамадыш шәһәре мөселманнары районыбызга экскурсияга килеп киттеләр

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
1 февраль якшәмбе көнне Кукмара мөхтәсибәте чакыруы буенча Мамадыш шәһәре мөселманнары районыбызга экскурсияга килеп киттеләр. Өлкәннәрдән һәм яшьләрдән торган 14 кешелек төркем арасында Мамадыш районының дин эшлеклеләре, имам-абыстайлар һәм мәчет әһелләре бар иде. Кунаклар иң элек Кукмара мәдрәсәсенә барып, әлеге уку йорты эшчәнлеге белән танышты, бинаны карап чыкты, шул көнне үткәрелгән дәресләрдә катнашты.
Кукмара районы мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме буенча Мамадыш мөселманнары җирле “Туган төбәкне өйрәнү музее”на да барып, анда район тарихына, узган гасырларда биредә яшәгән мөселманнар тормышына кагылышлы кызыклы фикерләр ишеттеләр, музей заллары буенча йөреп, Кукмара төбәге турында шактый күп мәгълүмат тупладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International