Кәркәүчтә хисап җыелышы үтте

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Кәркәүч авыл җирлегендә район Башкарма комитетының узган елгы эшенә хисап ясалды. Район җитәкчесе Сергей Димитриев җирлектәге һәр социаль-көнкүреш объектында булып, аларның торышы, эшчәнлеге белән танышты. Авыл Мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда хисап чыгышлары тыңланды, аннан халык үзен борчыган сорауларны җиткерде. Мәктәп укучыларын транспорт белән тәэмин итү, маршрут автобусларының йөрешен тәртипкә салу, авылларда дарулар сатуны оештыру, Кәркәүчтә су җитмәү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International