Кукмарада сноуборд буенча ачык чемпионат узды

2015 елның 6 феврале, җомга
Бүген районыбызның тау чаңгысы базасы комплексында сноуборд буенча ачык чемпионат узды. Әлеге чара Сочидагы кышкы Олимпия уеннарына бер ел тулуга багышланган иде. Ярышларда Ижевск, Әлмәт, Киров өлкәсе, Казан һәм Кукмарадан килгән сноубордчылар катнашты.

Ярышка килүчеләрне район җитәкчесе Сергей Димитриев, Россиянең атказанган тренеры, Татарстан Республикасы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе, бик күп спорт мастерлары тәрбияләгән Фәридә Сәфиуллина, Россиянең атказанган спорт мастеры, 2006 елда Туринда узган параолимпия уеннарында җиңү яулаган, Россия Президенты указы белән “Ватан каршындагы хезмәтләре өчен” икенче дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән Ирина Полякова һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International