Манзарас авыл китапханәсендә "Җәлил, исемең бөек синең!" дип аталган телдән журнал үткәрелде

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
11 февраль Манзарас авыл китапханәсендә китапханәче Сабирова Фирая Рәфкать кызы, Муса Җәлилне искә алу көненә багышлап, 3 сыйныф укучыларына "Җәлил, исемең бөек синең!" дип исемләнгән темага телдән журнал үткәрде. Балаларны Җәлилнең балалар өчен язылган китаплары белән таныштырды, 5 сыйныф укучысы Фаизова Диләрә Җәлилнең "Кызыл ромашка" китабыннан "Кызыл ромашка" шигырен укып китте, шулай ук "Вәхшәт" шигырен телдән сөйләп үтте. Соңыннан балалар кызыл ромашка шигыренә рәсем ясадылар. Кичәдә барлыгы 7 бала катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International