“Йөрәктән йөрәккә” исемле күңел ачу программасы

2015 елның 13 феврале, җомга

Кукмара Үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы 12 февраль көнне уку залында Кукмара муниципаль районының № 3 Урта гомумбирү мәктәбенең 8 а сыйныф укучылары белән “Йөрәктән йөрәккә” исемле күңел ачу программасы үткәрде.

Балалар бик теләп әзерләнгән викторинада, уеннарда, бәйгеләрдә катнаштылар. Аларга истәлекле календарьләр бирелде. Сыйныф җитәкчесе Сәлимә Вәкил кызы укучыларын котлап шоколадлар өләште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International