Ятмас Дусайда хисап җыелышы үтте

2015 елның 14 феврале, шимбә
Ятмас Дусай авыл җирлегендә район башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләренә кагылышлы хисап җыелышы үтте. Анда җирлек башлыгы Фирая Харисовна, участок инспекторы Николай Иванов, полиция начальнигы урынбасары Рашат Гарифуллин, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Марсель Төхбәтуллин, "Сөт иле" оешмасының "Дружба" филиалы җитәкчесе Айрат Сафиннар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин 2014 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, максат һәм бурычларны билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International