Өркеш җирлегендә хисап җыелышы үтте

2015 елның 14 феврале, шимбә
Өркеш авыл җирлегендә район башкарма комитетының 2014 елгы эш нәтиҗәләренә кагылышлы хисап җыелышы үтте. Анда җирлек башлыгы Илгиз Мансурович, Югары Арбаш урта мәктәбе директоры Радик Исламов, участок инспекторы Николай Иванов, полиция начальнигы Айдар Бариев, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Марсель Төхбәтуллин, “Сөт иле” оешмасының “Дружба” филиалы җитәкчесе Айрат Сафин, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитовалар чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин 2014 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, максат һәм бурычларны билгеләп үтте. Чыгышлар соңында халык үзен кызыксындырган сорауларны бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International