Починок Кучук җирлегендә хисап җыелышы үтте

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. 26 авыл җирлегендә халык белән очрашулар узды. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы Починок Кучук җирлегендә үтте. Анда җирлек башлыгы Фәнис Гайнетдинов, Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, “Сөт иле” оешмасының “Дружба” филиалы җитәкчесе Айрат Сафин, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова һәм башкалар чыгыш ясады. Район җитәкчесе Сергей Димитриев 2014 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, максат һәм бурычларны билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International