"Китап каруселе"

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
16 февраль көнне үзәк балалар китапханәсендә “А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”ның 1А сыйныф укучылары өчен китапханәче Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы “Китап каруселе” дип исемләнгән уен - сәяхәт үткәрде.  Сәяхәт барышында балаларга  “Книжкин дом” дип исемләнгән җыр яңгырады, алар викторина, конкурсларда актив катнаштылар, кызыклы сорауларга һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Кичә ахырында балалар «Вовка в тридевятом царстве» дигән мультфильм карадылар. Сәяхәт бик мавыктыргыч булды, укучылар  күтәренке кәеф һәм китаплар алып өйләренә таралыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International