“Күңелле калейдоскоп”

2015 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе
18 февраль көнне үзәк балалар китапханәсендә  3 номерлы урта мәктәпнең 1В сыйныф укучылары өчен “Күңелле калейдоскоп”дип исемләнгән уен-сәяхәт узды. Китапханәче Хафизова Гөлфия Мөкмин кызы балаларны «Китап табышмаклары», «Мәктәп», «Әдәбият», «Спорт», «Җыр», «Әкият», «Уйлап тап” станцияләре  буенча сәяхәт иттерде. Балалар бөтен  конкурсларда актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм мультфильмда яңгырый торган җырларны башкардылар. “Сәяхәт” ахырында  балалар китаплар алдылар, аларның “Мәдәният көндәлеге”нә китапханәгә йөрешләре турында  тамга куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International