Министрның Зур Кукмара трассасында районнардагы мәгариф идарәсе җитәкчеләре белән чаңгыда шуганын күзәткәннән соң, “Зилант”та барган волейболның финал өлешен карарга туры килде. Ярыш кагыйдәсе буенча волейболны бары тик мәктәп директорлары гына уйнарга тиеш иде. Дөресен генә әйткәндә, безнең директорларыбыз шуның кадәр булдырып волейбол уйныйлардыр, дип күз алдына да китермәгән идем. Финалда алар Актаныш командасы белән очраштылар һәм һәр очко өчен киеренке көрәш барды. Икенче уен тәмамлангач, исәп 1:1 булды. Өченче уенда исә бик аз гына өстенлек белән кунаклар җиңүгә иреште.
Спартакиаданың иң күңелле мизгелләренең берсе командаларның аркан тартышуы иде. Көндәлек эшчәнлекләрендә җитди булган укытучыларның шуның кадәр бирелеп бер-берсенә көч биреп торуларын күзәтү –үзе бер манзара булды. Бу мизгелдә инде алар өчен дәресләр дә, язылачак планнар да, киләсе тикшерүләр дә онытылды.
Беренче төркемдә Актаныш командасы иң күп очколар яулап, беренче урынны алса, икенче төркем командалар арасында беренчелек Кукмара командасына бирелде. Ике командага да 500әр мең сумлык сертификат тапшырылды. Кукмара командасы яулаган призлы урыннар: чаңгы эстафетасы - 1 урын, аркан тартышу, волейбол – 2 урын, шахмат - 3 урын. Таһир Хафизов (өстәл теннисы), Айрат Шаһабиев (дартс) - 2 урын, Роберт Мансуров (VIP- узышу), Радик Давыдов (турникта күтәрелү) - 3урын.
Лилия НУРГАЛИЕВА