Кукмаралылар Түбән Камада чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионатында катнашып кайтты

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Түбән Камада мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионаты узды. Әлеге чарада кукмаралылар да катнашты. Илнур Гыймадиев, Илназ Ахмадуллин, Валентина Борисовалардан торган команда өченче урынны алды. Шулай ук Валерий Николаев, Илнар Сабировлар да уңышлы чыгыш ясадылар. Валентина Борисова шәхси беренчелектә беренче урынга чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International