Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Туембаш җирлегендә спартакиада узды
2015 елның 25 феврале, чәршәмбе
Туембаш авыл җирлеге халкы кышның язга авышкан бер мәлендә инде матур традициягә әверелгән спартакиадага җыйналды. Быел исә бу чараны “Хезмәткә һәм яклауга әзер” (ГТО) исеме астында үткәрергә булганнар. Уеннарга ГТО нормативларына кергән чаңгыда узышу белән мылтыктан атуны да керткәннәр.
Бер елны Чуллыда, икенче елны Туембаш авылында уздырыла икән бу бәйрәм. Итек басу белән даны еракларга таралган туембашлылар вакытларын уйнауга сарыф итерләрме дип уйлаган идем, шикләрем юкка булган: тырышып эшли дә, рәхәтләнеп ял да итә беләләр биредә. Ераклардан яңгыраган дәртле музыка тавышына, борыннарны кытыклап керүче коймак, шашлык исенә битараф калып буламы соң?! Табигатьтә анысы да үзгә тәмле була бит.
Туембаш мәктәбе янындагы хоккей тартмасына ак шәл ябынган апалар, өлкән яшьтәге абыйлар да килгән иде, алар белән бәйрәм тагын да ямьләнеп китте. Фикерләремне укыгандай, Мәдинә Сәетова:
-Халык бик тырыш бездә, эштән бушаганнары юк. Шуңа күрә кешене җәлеп итәрдәй бәйрәм оештыра алганнар икән, бик яхшы. Авылдашлар аз булса да эштән арынып, ял итәрләр, - диде. Алгарак китеп булса да әйтим: Мәдинә апа үзе дә чаңгычыларга битараф кала алмады, “кызыктырдылар бит”, - дип, чаңгы юлына басты. Җилдереп кенә барганда, күз тиеп китте, ахрысы, берничә мәртәбә җирне дә капшап алды ул. Бирешергә яратмый шул бездә халык. Торды да, яңадан китте Мәдинә апа. Әнә шундый ихтыяр көчле, алга таба карап яши торган җиңелмәс әби-бабайларыбыз яшьләргә үрнәк безнең. Әле сез Мәдинә апаның көндәшен күрмәдегез! Сиксәнне куып килүче Сания апа да бирешеп торамы соң! Тамашачылар да: “Сания апаның аягы авырта, диләр, менә, ышан син. Сөбханалла”, - дип гөжләп алдылар.
-Спортны яратам, телевизорда барган уеннарны да күзәтеп барам. Җиңелгән команда өчен борчылам, аларны кызганам. Үзебезнең хоккей тартмасында яшьләрнең уйнаганнарын да карарга көн саен киләм. Үзем исә чаңгыда йөрергә яратам. Оныклар да спорт төрләре белән мавыксыннар, сәламәт булып үссеннәр, шөгыльләнсеннәр, - диде Сания апа Мөхәммәтхаҗиева. Гомумән, кызыксынучан, дөньяда бара торган хәлләрдән дә хәбәрдар ул.
–Гәҗитләр укырга яратам, “Хезмәт даны”ның да бер хәрефен дә калдырмый укып барам, - диде.
Иң кечкенә катнашучыны да кем дисәм, Сания апаның оныгы икән. Гамилгә әле дүрт яшь кенә. Чаңгы киеп берничә метр гына атлый алса да, малайның шатлыгы эченә сыймый иде. “Мин кызлар белән бармыйм”, - дип егетләнеп алды ул. “Чаңгыга басканы юк аның, бүген - беренчесе, катнашам, ди бит”, - диде әнисе. Ә менә тимераякта шактый ук әйбәт җилдерә икән Гамил. Егет кеше үҗәт булырга тиеш инде ул, афәрин, Гамил. Әнисенең итәгенә ябышып, елап торса да берни эшләтә алмас идең.
Ял итү яхшы да, күңелле дә, әлбәттә. Әмма аны оештыру өчен янып-көеп йөрүчеләр һәм киң күңелле кешеләрнең ярдәме кирәк.
- Ике айлап авыл халкы хоккей тартмасында шорт-трекка әзерләнде, хоккей буенча тренировкалар үткәрде, чаңгыда шуды, - диде Туембаш төп мәктәбе директоры Нурфия Зиятдинова. – Нинди генә эшкә тотынсак та, “Тойма” ширкәте – безнең ныклы терәк. Аның җитәкчесе Рәҗәп Галиев янына нинди йомыш белән барсак та, караңгы чырай күргәнебез юк, авыл хуҗалыгыһә азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов та хәлебезне белеп, мәктәп тормышы белән даими кызыксынып тора. Аларның ярдәме белән без ярминкәләргә дә яшелчә генә түгел, ашлык, люцерна орлыгы алып барабыз.
Әле мәктәптә үз хуҗалыкларын да булдырганнар икән: бүгенге көндә биш сарыклары бар. Алда билгеләп үткәнемчә, тик торырга яратмыйлар Туембашта: эштә дә, спортта да сынатмыйлар.
Ризилә КОРБАНОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр. 2026 елның 20 маенда, көндез һәм кич 20 майда Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җил булуы көтелә, боз булырга мөмкин.
Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды
2026 елның 16 маенда Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды, анда «Олимп»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнаштылар.
18
май, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз