"Урман әкияте"

2015 елның 28 феврале, шимбә
Зур Сәрдек мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә "Әкият" балалар бакчасында булдык. Бакчага баруыбызның максаты - әдәбият елы уңаеннан балаларга мәдәният хезмәте күрсәтү, балаларда эстетик зәвык һәм дуслык тәрбияләү. "Урман әкияте"н сәхнәләштердек. Әкиятче карчык - Хөсәенова Рәмзия апа балаларны әкрен генә моңлы көй астында әкият дөньясына алып кереп китте. Кәҗә (Шәймарданова Альмира) белән Сарык (Фаттахова Нурфия) Әби (Ганиева Гөлсинур) һәм Бабай (Ганиева Лилия) өеннән урманга яшәргә чыгып китәләр. Урманда алар Урман карчыгы (Шакирова Наилә) һәм Урман карты (Сөләйманов Ренат) белән очрашалар. Кәҗә һәм Сарык Урман карчыгыннан ярдәм сорыйлар. Урман әбисе аларга урман байлыклары турында, урманда яшәүче кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр турында сөйләде. Кәҗә белән Сарыкка урман турында белгәннәрен балалар да сөйләделәр. Урман карчыгы «Животные» дигән китап буенча балаларга урманда яшәүче хайваннар турында сөйләде. Табигатьне саклау, туган як чишмәләре турында балаларга экологик киңәшләр бирде. Әкият ахырында балалар белән Кәҗә белән Сарыкны Әби белән Бабай янына озатып куйдык. Әкият тәмамлангач балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Балаларга бүләк итеп уенчыклар алып килгән идек, бик сөенделәр, тагын чакырып калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International