Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Сугыш эзләре буйлап
2015 елның 28 феврале, шимбә
Унбиш ел вакыт сизелми дә узып киткән. Ул чакта без Олыяз урта мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев белән йорттан-йортка кереп, Бөек Ватан сугышы ветераннарын видеоязмага төшереп йөргән идек. Минем җилкәдә - видеокамера, ә Гомәр абый яннарына утырып, ипләп кенә үзләрен сөйләштерә. Дөресен әйтим, әлеге эш алдыннан мин аның ахыргы уңышына бераз шикләнеп тә караган идем. Ни өчен дигәндә, Бөек Ватан сугышы темасы үзенең актуальлелеген югалтып бармыймы икән, дип уйладым ул вакытта.
Ә бүген без мәктәпнең “Хәтер” группасы эшчәнлеген яктыртучы «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дип исемләнгән стенд янында басып торабыз. Әңгәмәдәшем әлеге мәктәпнең директоры һәм бер үк вакытта “Хәтер” группасының җитәкчесе дә булган Гомәр абый Хаҗиев.
- Әлеге өлкәдә, бәлки күбрәк тә эшләр башкарып калып булгандыр, - дип, үкенгәндәй әйтеп куя мәктәп директоры. Мин стендның бай эчтәлекле экспонатларын күздән кичерәм, биредә ниләр генә юк: укучылар Бөек Новгород җирләрендә экспедиция вакытында тапкан каска, фляга, шуларны тотып төшкән фоторәсемнәр, төрле елларда ирешелгән уңышлары өчен бирелгән грамоталар, укучылар үзләре төзегән “Хәтер” китаплары дисенме! - Ә теге вакытта төшергән видеоязмаларны без, ветераннар әле исән вакытта, үзләре белән очрашулар, башка шундый чараларда, ачык дәресләрдә уңышлы гына файдаландык. Ул үзенә күрә бер истәлек иде бит, - дип җөпли Гомәр абый үз фикерен.
Стендтан алып, фотоальбом актарабыз. Күзем халык теленә “Мясной Бор” дип кергән урыннардагы сугышчылар каберлегенә төшә. Мәктәп директорына үземнең монда булып, машинада узып барышлый туктап, каршында баш иеп басып торганлыгыбызны әйтәм. “Тик менә соңгы елларда “немец фашистлары Бөек Ватан сугышында җиңгән булсалар, без бүген яхшырак шартларда яшәгән булыр идек. Безнең бәдрәфләребезгә кадәр асфальт түшәлгән булыр иде, дигән фикерләрне ишетү күңелемдә борчу уята”, - дим. -“Немец илбасарлары, штыкларына элеп, уңайлы, рәхәт тормыш алып килмәгәннәрдер бит инде!”
-Меңләгән сугышчыларның гомерен алып калган канкойгыч сугыш урыннарында булып кайткан “Хәтер” группасы укучыларының бу хакта фикерләре катгый, - ди Гомәр абый. -Күз алдыңа китер: сугыш беткәнгә күпме вакыт үткән, әмма күпме сугышчының гәүдә калдыклары әле бүгенгәчә урман ешлыкларында бары тик егерме-егерме биш сантиметр яфрак катламы астында гына ята бирә! Бу урыннарда сугышның бөтен афәтен күзалдыннан кичергәндәй буласың.
“Хәтер“ группасының мәгьлүматлары бүген мәктәпнең электрон сайтына урнаштырылган. Бу гаять уңайлы икән. Без Гомәр абый белән әлеге сайтны «актарабыз». Мәктәп директоры шунда бер фотодагы аксыл чәчле малай сурәтенә төртеп күрсәтә. Бу Әмир Гыймадиев икән. Әмир дә, Олыяз мәктәбенең күп малайлары кебек, үзвакытында “Хәтер“ группасы составында экспедицияләрдә йөргән. Югары уку йортын тәмамлап, туган мәктәбендә информатика нигезләре фәнен укыта. Мәктәп директорының сүзләренә караганда, әлеге сайтны тулыландырып баруга зур көч куя икән.
-Әлеге тема үзенең актуальлелеген югалтмадымы соң? - дип сорап куям компьютерлар арасында йөргән әлеге яшь укытучыдан.
-Балаларны тәрбияләүдә үтемле чара булгач, нишләп әле ул актуальлелеген югалтсын ди? - дип аптырый яшь укытучы. Әйе, бу - “Хәтер” группасының патриотик мәктәбен узган, инанган яшь кеше шул!
Мин укучылар - Инсаф Гарипов һәм Рамил Хәбибуллин белән әңгәмә корам. Егетләр икесе дә мәктәпнең ахыргы сыйныфларында белем алалар, «Хәтер» группасында эзтабарлар булып торалар икән. Узган ел да кабат Бөек Новгород җирләрендә экспедициядә булып кайтканнар. Үзләре белән сөйләшә торгач, тагын шуны ачыклыйм: Рамилнең Якуб бабасы (ягъни әтисенең бабасы) шул тирәләрдә сугышта булып, исән кайткан, ә менә Инсафның Котдус бабасы әлеге җирләрдә ятып калган. Димәк, егетләр бабалары үткән юллардан йөргәннәр. Узган елгы экспедиция вакытында гына да «Хәтер» группасы эзтабарлары тугыз сугышчы гәүдәсенең калдыкларын казып алганнар. Шул рәвешчә, моңарчы анык кына билгеле булмаган тугыз сугышчы язмышын ачыклаганнар. Укучыларның сөйләүләренә караганда, үзләре юлыккан иң кызыклы табылдык – җиргә иңеп беткән пушка. Күпме генә казысалар да, ярты өлешен генә туфрактан арындыруга ирешкәннәр. Эш шунда икән: бу урыннар сазлыктан гыйбарәт булып, сазлыклар үзләренең серләрен башкаларга бик теләп ачмыйлар, киресенчә, йота гына баралар, ди.
Рафис НАСЫЙБУЛЛИН
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18
апрель, 2026 ел
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
«Халыклар бердәмлеге - Россия көче» Библиотөн-2026
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды. - Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. - “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде. - Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз