Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Бәяләр үсә: кемгә – сөенеч, кемгә - көенеч
2015 елның 28 феврале, шимбә
Чит илләрнең Россиягә каршы игълан ителгән икътисадый санкцияләре, башка тармаклар белән беррәттән, авыл хуҗалыгына да сизелерлек зыян китерде. Әмма файдалы ягы да юк түгел: кулланучылар базарында үз җитештерүчеләребезгә урын киңәйде, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә бәяләре артты. Шуннан файдаланып, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләрен күбрәк җитештерергә кирәк – акча саный белгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре шуңа омтыла да.
Районыбыз көнгә 155 тонна сөт сатып, республикада сөт җитештерү буенча Балтачтан кала икенче урында бара. “Рассвет”, “Урал”, Вахитов исемендәге, “Восток” хуҗалыклары һәр сыердан тәүлегенә 20 килограммнан күбрәк сөт сауса, 8-10 килограмм савым белән канәгатьләнгән агрофирмалар да бар. Мал асрау өчен зур чыгымнар тотып, түбән продукция алынгач, бу агрофирмаларның акчага интегеп яшәүләренә гаҗәпләнерлек түгел. Шуңа хезмәт хаклары түбән, булганы да вакытында түләнми.
“Дружба” агрофирмасында да терлекчелекне нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый. Генераль директор Айрат Сафин әйтүенчә, элекке еллар белән чагыштырганда бераз үсешкә ирешкәннәр үзе.
-Узган елның 1 апреленнән “Сөт иле” җәмгыяте филиалы буларак эшли башладык. Шушы вакыт эчендә чыгымнарны 44 процентка киметә алдык. Акча керемен 28 процентка арттырдык – барлыгы 71 миллион сум булды. Шуның 40 миллион сумы терлекчелектән керде, - диде ул.
Сөт җитештерүне 16, итне 42 процентка арттырганнар. Шуның белән өч процент рентабельлелеккә ирешкәннәр. Әмма хәзерге вакытта һәр сыердан көнлек савым 10 килограммнан артмый. Азыклары да күп, ләкин ул баланслап ашатылмый.
-Мондый ачы сенаж ашатып, сөт савып булмый, - дип нәтиҗә ясадылар семинарда маллар алдындагы азыкның сыйфатын тикшергәч. Ә мал тораклары начар хәлдә түгел. “ВАМИН” составында булган вакытта Поч.Кучук комплексында зур реконструкция эшләре башкарылган иде. Быел үзләре дә буш торган бер абзарны таналарны бәйсез асрау өчен көйләгәннәр.
-Биредә мул продукция алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Хезмәтне яңача оештырырга, терлекчеләргә кызыксындыру чаралары булдырырга, хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Сатарлык ит, сөт булса, икътисадый хәлегез дә уңайланыр. Хәзер терлекчелек продукциясенә,бәрәңгегә сорау артты. Бәяләр дә күтәрелде, итнең мондый хакка сатылганы юк иде әле, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.
Сүзнең дөресе кирәк: агрофирма җитәкчелеге шәхси хуҗалыклар белән, тулы күләмдә үк булмаса да, пай җирләре өчен исәп-хисап ясаган. Әлеге проблема элек үзен гел сиздергәнгәдер, бу хакта халык белән очрашуда да берничә тапкыр кабатладылар. Басулардан күбрәк уңыш җыелса, шәхси хуҗалык малларына да мулрак өлеш чыгар, билгеле.
-Узган ел барлык кыр эшләрен үз көчебез белән башкарып чыга алдык, - диде генераль директор.
Ә эш күләме аз түгел биредә, чәчүлекләр 8600 гектар җир били. Аны эшкәртү, чәчү, уңышын җыю өчен 570 тонна ягулык сарыф иткәннәр, тагын запас частьлар һәм башка чыгымнарга күпме акча тотылган. Куәтле чәчү комплекслары запчастьларының да бәясе нык артты, дип зарландылар. Әмма моны сәбәп итеп, кул кушырып утырып булмый. Әнә, күктә кояш яз ягына борылды: кыр эшләренә хәзерлекне тулы куәтенә алып барырга кирәк. Агрофирмада авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү тәмамланып килә, чират тракторларга җиткән. Ә район буенча барлык машиналарны, тракторларны 1 апрельгә хәзерлек сызыгына кую бурычы тора.
Гөлгенә ШӘРИПОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18
апрель, 2026 ел
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
«Халыклар бердәмлеге - Россия көче» Библиотөн-2026
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды. - Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. - “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде. - Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз