Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
“Освенцим” сүзен ишетүгә үк йөрәгем елый, тамакка төер утыра
2015 елның 28 феврале, шимбә
Мин үзем 1941 ел баласы, әтием дә, кайнатам да фронтның утлы-канлы юлларын кичеп кайтканнар. Сугыш белән бәйле һәр вакыйга миндә авыр хисләр тудыра.
“Освенцим” сүзен ишетүгә үк йөрәгем елый, тамакка төер утыра. Бөек Ватан сугышы чорында фашистларның Польша дәүләте җирендә оештырылган әлеге концлагерьда әсирләргә карата чәчләр үрә торырлык явызлыклар кылынган. Бу үлем фабрикасында 1 миллион 400 мең (кайбер мәгълүматларга караганда 1 миллион 600 мең) тоткын җәзалап үтерелгән. Йозеф Менгеле исемле хирург тоткыннарга наркозсыз операция ясап, тәҗрибәләр ясавы белән танылган. Ул берүзе генә 40 мең кешене тереләй кискәләп, газ камераларына озаткан. Бу камералардагы газаплы үлемгә шулай ук беренче чиратта балалар, картлар һәм хатын-кызлар дучар булган. Мәетләрне яндыру өчен крематорийлар эшләп торган.
Әлеге концлагерь тоткыннарын, күпме көч куеп, күпме кан коеп, совет солдатларының азат итүе хакында беләбез. Алар арасында төрле милләт вәкилләре булган. Хәзер дөньяда Бөек ватан сугышы белән бәйле тарихи фактларны үзгәртеп күрсәтергә маташалар. Имеш, әлеге тоткыннарны да украинлылар коткарган. Безнең ил сугышчыларының батырлыгын юкка чыгару, илебезнең дәрәҗәсен төшерү, яшь буында безнең илгә карата тискәре караш тудыру, безне начар итеп күрсәтү өчен ничек кенә тырышмыйлар! Бу концлагерь тоткыннарын азат итүнең 70 еллыгына хәтта Президентыбызны да чакырмадылар бит! Күптән түгел Эстониянең Gas Term компаниясе , “Освенцим”ның капкасы фотосурәтендәге “Хезмәт азат итә” дигән сүзләр урынына “Газ ягулыгы – универсаль, уңайлы һәм нәтиҗәле” дип сүзләр куеп, үзенең сайтына урнаштырган. Бу бит концлагерьда һәлак булганнарның рухларын мыскыл итү. Әлеге мәрхүмнәрнең балалары, оныклары, оныкчыклары булырга мөмкин, аларның күңелләре елый бит мондый хәлгә. Дөрес, бу компания гафу үтенгән соңыннан, әмма күпме кешеләрнең хисләрен таптап өлгергән.
Хәзер фашистларның гамәлләрен аклау, бу явыз көчләрнең Украина да баш күтәрүе күзәтелә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашу алдыннан мондый хәлләр йөрәкне бигрәк тә әрнетә. Хаклык һәм сәламәт көчләр өстенлек алыр, дип ышанасым килә.
Рафилә Баһавиева,
Байлангар авылы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр. 2026 елның 20 маенда, көндез һәм кич 20 майда Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җил булуы көтелә, боз булырга мөмкин.
Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды
2026 елның 16 маенда Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды, анда «Олимп»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнаштылар.
18
май, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз