Серләре ачылган архив документларына караганда, Бөек Ватан сугышы елларында Кызыл Армиянең 5 миллионнан артык солдаты һәм офицерлары әсирлеккә төшкән. Бер миллион ярымга якынын Германиягә, махсус лагерьларга алып киткәннәр. Аларның күпчелеге ачлыктан, авырулардан, көч җитмәстәй эштән үлгән, күбесе качарга теләгән яисә каршылык күрсәткән яки буйсынмаган өчен җәзалап үтерелгән. Түбән Саксониянең (үзәге - Дрезден шәһәре) Цайтхайн шәһәрендә генә дә совет әсирләре җирләнгән 4 зират бар, анда 30 меңгә якын совет кешесе ята.
1985 елда биредә Эйренхайн мемориаль комплексы ачылган, аны тәртипләп, карап тору ФРГ дәүләте бюджеты хисабына башкарыла. Үткән гасырның 90нчы елларында Дрезден шәһәренең “Саксония мемориаллары” берләшмәсе активистлары архив документларыннан үлгән әсирләрнең шәхси карточкаларын алып, компьютерлаштыру эшен башлаганнар. Бүгенге көнгә Интернет челтәренә 400 меңнән артык карточка куелган. Шуларның 1700е – безнең республика кешеләре.
Республика хәрби комиссариаты зиратларда аларның исемнәре язылган плитәләр куюда ярдәм итәчәген белдерде. Плитәләрне кую хокукын әсирлектә үлгән солдатларның туганнарына яки авылдашларына бирү дөрес булыр, дип уйлыйбыз. Бу изге эштә катнашырга теләгән һәркем Казандагы 5678-044, 8908-332-09-68 телефоннары аша шалтырата яки безнең музейга, дүшәмбедән кала, теләсә кайсы көндә кереп чыга ала.
Михаил ЧЕРЕПАНОВ,
Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире
Бу мөрәҗәгатьне һәм Цайтхайн концлагеренда гомерләре өзелгән кукмаралыларның исемлеген безгә Түбән Кама районының Шәңгәлче авылыннан Якуб Шәнгәрәев җибәргән.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.