Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Агачның теле генә юк
2015 елның 28 феврале, шимбә
1950 еллар. Үсмер чагым. Әти сугыштан кайтмады. Миңа шушы яшемдә җимерекләр турында уйларга туры килде. Нәрсәгә тотынсам, шул юк. Аварга җиткән капка баганалары череп беткән, өсте салам белән капланган лапас, дивары яртылаш җиргә сеңгән сыер сарае бар. Өй түбәбез, җил чыкса, гармун телләре кебек шалтыр-шолтыр килеп тора. Такталары череп, кадакларыннан чыккан. Өй эченә яңгыр суы ага. Түбә тактасын алыштырырга бер такта әсәре юк. Урманнан агач алып кайтып булмый. Бакчабызны әйләндереп алган читән, чәбеләребезнең киртәләре, баганалары, казыклары чергән. Урманнан чыршы үсентеләре алып кайтам да, шуларны бакчам читенә утыртам. Алар үсеп җитеп, киртәлек булырлар, дип хыялланам. Утыртып куйдым шулай. Су сибеп, үскәннәрен көтә башладым. Тик алар тиздән кордылар. Күп вакытлардан соң, дин әһелләренең вәгазьләрен укып, шуны аңладым: чыршы, нарат агачларын йорт-ихаталар тирәсенә, бакча читенә утыртырга ярамый, үсеп киткән очракта, бәла-казалар китерергә мөмкиннәр икән. Агачларым вакытында корып, мине шул казалардан коткарганнар бит. Әни дә каен агачын утыртырга рөхсәт итмәде. “Каен – кайгылы агач”, - диде. Үскән агачларны да сәбәпсез кисеп аударырга, җәрәхәтләп-кортырга ярамый икән. Бу эшне эшләгән очракта, гомерең белән түләргә туры киләчәк, дип тә язалар. Булмас, димә. Берүк Ходай үзе сакласын. Шуның өчен, элек карт-карчыклар бакчаларында үскән агачларны сәбәпсез кисәргә, имгәтергә кушмадылар. Үсеп-җитеп үзләре аварлар, диләр иде. Каралты-курамны бакчага таба киңәйтергә туры килде. Яшь вакытымда бу урынга алмагач утырттым. Антоновка сортлы агачым алма бирә иде инде. Көзен ботакларындагы эре-эре алмаларга карап: “Сине моннан аласы булыр инде. Күчереп утырткач, яңа урында үсеп китә алырсыңмы?” – дип, агачым белән сөйләшеп йөрдем. Яз көне ул яфрак ярмады - корды. Көз көне сөйләшкәнне аңлады булса кирәк. Алдагы елда да шушы хәл кабатланды. Төзелеш буласы урындагы алмагачым язын корыды.
Тагын бер булган хәл. 2008 елның язында киявем, кызым һәм ике оныгым юлда машиналары белән фаҗигагә дучар булып, һәлак булдылар. Бакча башына алар истәлегенә тал агачлары утыртып куйдык. Ул елны яфрак ярдылар. Икенче язда барысы да корды. Тамырлары белән казып алып, яшь үсентеләр утыртып та карадым. Алар да үсмәде. Каккан казыклар да үсеп китә иде, болар ни өчен үсмиләр, дип аптырап калдым. Җавапны Рамил хәзрәт Юнысовның гәҗиттәге язмасыннан алдым. Вафат булган кешеләр истәлегенә агач утыртырга ярамый”, - дип язылган иде анда. “Ярамый! “Гөнаһ!” дигән кануннарга әһәмият бирмичә, күпме агачлар киселде, кайрылары кубарылды. Бу бигрәк тә заготконторалар эшләгән вакытта башкарылды. Тирә-яктагы үсеп утырган тал агачлары туналып, машина-машина кипкән тал кайрылары шунда тапшырылды. Урман читләре, инеш-болын буйлары шәрә калды. Каен агачы да, бер пар себерке өчен, төптән кисеп аударылды. Хәзер дә бу агачны бетерү процессы дәвам итә. Кәҗә үзәне, Аю елгасы кисеп аударылган яшь каен үсентеләре белән тулган. Миләш агачларын да кисеп аударып, миләш җыйдылар. Женшеньга тиң гөлҗимеш агачлары өстенә, яз көне, басуда чәчелеп калган саламнарны эттереп өйделәр. Өйдәге тузган чүпрәк-чапрак, ишегалындагы чүп-чар, тузган электр приборлары шушы куаклар арасына ыргытылды. Хәзер басудагы салам төргәкләп җыелгач, бу “каһәрләнгән” гөлҗимеш куаклары тын алдылар кебек. Гөлҗимеш җыйган вакытында ялгыш басып аударган ботакларны да, алар белән сөйләшеп, бастырып куя идем. Бакчамда да җимеш агачларымны карап-хәстәрләп йөргәндә алар белән күңелемнән сөйләшеп эшләп йөрим.
Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18
апрель, 2026 ел
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
«Халыклар бердәмлеге - Россия көче» Библиотөн-2026
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды. - Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. - “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде. - Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз