Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Якташыбыз Наумир Сәмигуллин өчен быел икеләтә бәйрәм
2015 елның 28 феврале, шимбә
Быел Яз безгә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын алып киләчәк. Без 70 ел инде көнне тыныч күк, якты кояш белән башлыйбыз. Сугыш еллары артта кала бара. Тарих аны үзенең елъязмасына теркәп куйды.Ләкин бу көн күпләрнең хәтерендә мәңге саклана.
Олы ихтирамга лаеклы истәлекләре белән безнең дә данлы якташыбыз бар – ул ветеран Нәүмир Сәмигуллин. Аның өчен быел икеләтә истәлекле бәйрәм - беренчесе 90 яшьлек юбилее булса, икенчесе – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Шушы көннәрдә без , Мәчкәрә урта мәктәбе коллективы исеменнән бер төркем укытучылар юбилярны бәйрәме белән котларга бардык. Ул бик шатланып, ихлас күңеленнән сөенеп каршы алды. Очраштык, күрештек, рәхәтләнеп сөйләштек. Ә Нәүмир абый зиһенле сөйләве белән безнең күңелләрдә зур соклану уятты. Туган якларны,мәктәптә эшләгән елларын сагынуын белдерде ул. Күпме сөйләсә дә тыңлап туймас идек кебек. Сугышның ачы газапларын җанының, тәненең һәр тамыры аша үткәргән ветеран тыйнак кына сөйләде дә, сөйләде. Ил өстенә ябырылган дәһшәтле сугышның кара кайгысын күп күрергә туры килә Наумир абыйга. Үзе дә бу сугышларда күп кенә тән җәрәхәтләре ала, бик авыр яраланып үлем белән дә тартыша ул. Шуңа да мондый ачы язмышларны беркайчан да, беркем дә башка күрмәсен иде, дигән теләген белдерде ул.
Мәчкәрә авылы халкы, укытучылар һәм укучылар, әти-әниләр батыр йөрәкле ветераныбыз- Наумир ага белән чиксез горурланабыз. Чыннан да зур тарихлы бу авылда Наумир абыйның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәһабәт мәктәп бинасы калкып чыгу да авылыбыз өчен, районыбыз өчен зур дәрәҗә булган. Бүгенге көндә исә бу мәктәп аның исемен йөртә. Нәүмир абыйның талантлы каләме белән иҗат ителгән кабатланмас, дулкынландыргыч язмаларын укып та сокланасың. Без хөрмәтле ветеранның тагын күп еллар арабызда булуын телибез.
Җиңеп кайткан солдат !
Җиңеп була,
Солдат батырлыгы кылып кына.
Күп батырлар калган...
Исәннәр дә
Кайта алган батыр булып кына.
Альбина МӨХӘММӘТҖАНОВА, Мәчкәрә урта гомуми белем бирү мәктәбе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18
апрель, 2026 ел
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
«Халыклар бердәмлеге - Россия көче» Библиотөн-2026
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды. - Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. - “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде. - Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз