Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Язгы елга күз алдында
2015 елның 28 феврале, шимбә
Туксанынчы еллар башында йомыш белән Лубян авылына барырга туры килде. Район үзәгеннән шактый читтә, йөзьяшәр урманнар, Нократ елгасы буена сыенып утырган авыл бу. Апрель башы иде. Ул чагында елга аша Лубян белән ике араны тоташтыра торган күпер юк әле. Шулай да тәвәккәлләп юлга чыктык. Нива машинасында без дүрт кеше: шофер, ике хатын-кыз хезмәттәшем белән мин . Юлда баштан нинди уйлар үткәндер, анысы хәтердә түгел. Борчылганбыздыр, билгеле. Боз кичүе аша инде машиналарга йөрү рөхсәт ителмәгәнлектән, урау юл аша киттек бит. Плаксиха авылы яныннан чыгарга булдык. Мин әле безне нәрсә көткәнен күз алдына китермәгән идем, күргәч, йөрәгем “жу” итеп куйды. Алдыбызда инде шактый эрегән боз өстендә мул булып су җыелган, урыны-урыны белән сулы чокырлар хасил булган елга күренде. Ташу башланырга да күп калмагандыр. Машинадан төшеп, керергәме, юкмы, дип күпмедер вакыт икеләнеп тордык. Кире борылып кайтасы килмәде: кирәкмәгәнгә йөрмибез бит. Аннары, ни булса булыр дип, кабат машинага утырдык та, кузгалырга булдык. Саклык белән, әкрен генә, суны ерып барабыз. Әйе, су инде тәгәрмәчләрне күмәрлек, кайчак машинабыз “дыңк” итеп чокырга төшеп китә. Куркудан чырыйлап кычкырабыз. Мин бер хезмәттәшем белән арткы урыннарда. Бата калсак, котылып булмаячак, чөнки Ниваның артта ишекләре юк. Хәлнең ни дәрәҗәдә хәтәр булуын аңлап, елганы җәяүләп кенә чыгарга булдык. Шофер безне калдырып, ярның икенче ягына юнәлде. Чыгып җитүен борчылып карап тордык. Үзебез исә сикергәләп барып караган идек, моның мәгънәсез булуын бик тиз тоеп алдык. Шулай итеп, калкурак бер урында басып, елга әсирлегендә калдык.
Шулчак... ни булды, дисезме? Каршы ярда күп итеп бүрәнәләр төягән КамАЗ машинасы күренде. Абау, боз өстенә керсә, төпкә китә бит бу һәм безне дә алып китә, дибез. Тик шоферы ул турыда уйламады бугай, бер мизгелгә дә тукталып тормыйча, юлын дәвам итте. Бозны сыгылдырып, суларны чайпалдырып яныбыздан үткәндә ниләр кичергәнебезне сөйләп тә торасы юк. Чарасыз калганыбызны күреп, үзебезнең шофер кире борылды. Бу юлы машинага утыргач, күңел ничектер тынычланып китте: корабльдә барабызмыни? Исән-сау калганыбызга сөендек.
Кайтырга чыкканда төш турысы узган иде инде. Ялт итеп кояш балкый, көн җылы, елга бозы исә тагын да күбрәк эрегән. Шулай буласын алдан белеп торсак та, үз күзләребез белән күргәч өркетте. Нәкъ шул вакытта, безне кыю булырга өндәгәндәй, алдыбыздан янә бүрәнәләр төягән КамАЗ машинасы үтеп китте. Артыннан ай-вай килеп, “чыгып җитсә ярар иде” дип, теләп тордык. Дулкынланудан бөтен гәүдәне киеренкелек биләп алды. Шуннан соң үзебез дә кузгалдык.
Инде егерме елдан артык вакыт үтсә дә, язгы елга һаман да күз алдымда тора. Ә бит әйләнеп кайтмавыбыз да бар иде.
Гөлҗофар МИННЕХАНОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18
апрель, 2026 ел
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
«Халыклар бердәмлеге - Россия көче» Библиотөн-2026
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды. - Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. - “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде. - Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз