Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Тәртип сагына дружиначылар чыга
2015 елның 28 феврале, шимбә
Сиксәненче еллар башында оешкан ирекле халык дружиналарын (ДНДларны) күпләр хәтерлидер әле. Кулларына махсус кул бәйләвече таккан дружиначылар урамнарда, җәмәгать урыннарында булып, тәртип саклауда үзләреннән зур өлеш керткәннәр. “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә гражданнарның катнашуы турында”гы республика законы нигезендә “Халык дружиналары” кабат кайтарыла башлады. Тиздән Кукмарада да полиция хезмәткәрләре белән берлектә гади халык рейдларга чыгачак.
-Штаб начальнигы, аның ярдәмчеләре билгеләнәчәк һәм дежурлык графигы төзелеп, оешма-предприятиеләргә җибәреләчәк. Барлык оешмаларда да ДНД отрядлары оешырга һәм аның һәр вәкиле үзенең дежурлык көнендә алдан билгеләнгән махсус маршрутлар буенча патрульгә чыгарга тиеш, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева.
ДНД әгъзалары тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында аңлату-тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнәчәк. Шулай ук рейдлар вакытында имин булмаган, полициядә исәптә торучы гаиләләрдә дә булып, “кыек” юлдан киткән әти-әниләр, яшүсмерләр белән әңгәмәләр кору, мәдәният йортларында дискотекаларда, төрле спорт чараларында, бәйрәмнәрдә катнашу да каралган. Җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә йөрүчеләргә, тәмәке тартучыларга, кичке сәгать уннан соң җәмәгать урыннарында очраган балигъ булмаганнарга һәм башка хокук бозучыларга административ беркетмәләр төзеләчәк.
-Ирекле халык дружиналарына бары тик уңай яктан характерланган, административ җаваплылыкка тартылмаган, элегрәк хөкем ителмәгән, психик авырулары булмаган, наркологта исәптә тормаганнар гына кабул ителә ала. Һәр дружиначыга “Халык дружинасы” дигән язуы булган жилетлар тектерергә һәм кул бәйләвечләренә заказ бирәчәкбез. Махсус таныклыклар исә Казаннан кайтачак, - ди полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге начальнигы урынбасары Рамазан Мәмлиев. – Район эчке эшләр бүлегендә дружиначыларны укыту да каралган. Бергәләп, үзара аңлашып эшләрбез дип уйлыйм.
Алсу ИДРИСОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
18
апрель, 2026 ел
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления с 06 часов до 18 часов 19 апреля 2026 года
«Халыклар бердәмлеге - Россия көче» Библиотөн-2026
Үзәк китапханә «Библионочь-2026» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 17 апрельдә Үзәк китапханә ел саен уздырыла торган «Библиотөн-2026» Бөтенроссия акциясендә катнашты, ул быел «Халыклар бердәмлеге – Россия көче» девизы астында узды. - Чарага килүчеләр "Россия- Бөек Ватаныбыз” – дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. - “Халык мәдәнияте - борынгыдан бүгенгегә кадәр” дигән фотозона төзелде. - «Халыклар күп, ил бер»: дигән тематик сәгатьне китапханәче Саттарова Л.Р. мәктәп укучылары өчен үткәрде. - Китапханаче Салимова Т.Х., “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Мәңгелеккә юл” дигән әдәби сәгать үткәрде.
17
апрель, 2026 ел
Кукмарада «ЗамаКод»: 100 катнашучы, 20 финалист һәм 3 җиңүче
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз