Мөхтәрәм яшькә җиткән Александра Михайлова турында язмакчы булам. 90 яшен тутыручы әбекәй, сәламәтлегеннән бер дә зарланмый, дәваханә юлын белми дисәң дә була аның турында. “Әле соңгы араларда гына аякларым сызлый башлады. Киленем дарулар алып кайтып бирә”, - диде ул.
Инде күптән әби булса да, без аны Санька апа дип йөртәбез, карап торышка да күз тимәсен, сөбханалла күренә. Аш бүлмәсендә кайнашкан килененә ярдәм итәргә омтылып тора.
-Борчылма, әни, ял ит, барысына да өлгерәм, - дип, җитез, уңган, инде үзе дә 60ка җиткән килене аны эшсез калдыра. Санька апа карусыз гына, сабый бала кебек үпкәләп, телевизор карарга, йә булмаса газета укырга утыра. Бер сүзен дә калдырмый, барлык яңалыклар белән таныша. Колагы ишетә, күзе күрә, хәтере яхшы аның.
Александра Михайловага карыйсың да, шаккатасың: ул бит узган гасырның иң авыр чорында, 1925 елда Поршур авылында дөньяга килә. Гаиләдә беренче бала була, аннан соң бер-бер артлы өч сеңлесе туа. 1941 елны сугышка киткән әтисенең ике генә хаты килеп кала, “Без Днепр буенда” дигәненнән соң башка хәбәре булмый. Әнисе дүрт бала белән тол кала. Иң олысы - Санькага бик авырга туры килә. Әнисенә, әбисенә ияреп ул 7-8 чакрым ераклыктагы урманга ботак җыярга йөри. Өйне җылытырга кирәк, өйдә өч сеңелкәш көтә.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.