Әфганчылар белән дә очрашуларны бер елны да калдырмый ул. Истәлекләрне барлап, хәлләребезне белешәбез, ди ветеран. Балыклыдан Мулланур Хәкимовны аерым искә алды, хәзер дә аралашып яшибез, диде. Кая онытылсын шундый вакыйгалар, чит җирләрдә тугандай якын кешегә әверелгән иптәшләр!
Әфган сугышы ветераны Вячеслав Сәйфетдинов бүген яраткан эше белән шөгыльләнә: Поч. Кучук урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары һәм “Зилант” спорт мәктәбендә чаңгы буенча тренер да ул. Армиядән көтеп алып кавышкан тормыш иптәше белән ике кыз, бер малай тәрбияләп үстергәннәр. Шулай да күңелендә генә бераз үпкә хисләре бар аның:
-Әфган сугышы ветераны буларак мин фатирга чиратта бастым. Әмма әлегәчә бу списокта алга китеш күренми. Зарланып әйтүем түгел, йортын да салдым, эштән курыкмыйм мин, бары тик кемнәрдер бу мөмкинлектән файдаланып, икенчеләрнең читтә калуына йөрәк әрни.