Кукмаралылар "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика фестиваленең зона турында катнашты

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Лаеш районында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" дигән республика фестиваленең зона туры узды. Анда Кукмара районыннан "Өченче яшь герое" номинациясендә Әлфинур Сабитова, "Хатын-кыз - ана" номинациясендә Зур Сәрдектән Рәмзия Хөсәенова, "Ир-ат - лидер" номинациясендә Вахиттән Нәфыйк Хөсәенов катнашты. Конкурста катнашучылар бик зур тырышлык куеп әлеге бәйгегә әзерләнгәннәр. Конкурс бик матур һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде. " Хатын-кыз - ана" номинациясендә Зур Сәрдектән Рәмзия Хөсәенова, " Ир-ат - лидер" номинациясендә Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов бәйгенең зона турында җиңү яуладылар. Аларга бәйгенең республика турында да уңышлар телибез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International