Кукмаралылар тау чаңгысы буенча республика беренчелегеннән алтын медаль белән кайттылар
2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Югары Ослан районында тау чаңгысы буенча Татарстан республикасы беренчелеге һәм Чемпионат үтте. “Зилант” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Искәндәр Динмөхәммәтов, Әмир Гайнанов, Алинә Гарифуллина, Алена Демидова, Лариса Наумова, Айрат Вәлиев, Азалия Нуреева, Сергей Наумовлар алтын медаль яуладылар.
Кукмара районында «ЗамаКод» республика олимпиадасы узды. 100 дән артык яшь программист көч сынашты. Җиңүчеләрне район башлыгы Сергей Димитриев һәм проект нигезләүчесе Азиз Замалиев бүләкләде.