“Олимп” Боз сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган хоккей буенча турнир үтте

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
28 февраль көнне “Олимп” Боз сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган, 2007 елда туган балалар арасында хоккей буенча турнир үтте. Турнирда “Ак Бүре” (Казан), “Биектау”, “Олимп” (Кукмара), “Союз” (Киров) командалары катнашты. Барлык командалар да матур уен күрсәттеләр, ләкин “Союз” командасы аерылып торды. 1 урында “Союз”, 2 урында “Ак Бүре”, 3 урында “Олимп” командалары калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International