Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмараның югары сыйныф укучылары авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары вәкилләре белән очрашты
2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Районыбыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары, Кукмара аграр көллияте студентлары Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Казан дәүләт аграр университеты, ветеринария медицинасы академиясе галимнәре белән очраштылар. Пчеловодтагы гаилә фермасында, Вахитов исемендәге хуҗалыкның машина-трактор паркында, мега-фермада булып, алардагы эшчәнлек белән танышканнан соң, пленар өлеш Вахит авылы мәдәният йортында дәвам итте. Анда район җитәкчесе Сергей Димитриев һәм кунакларның чыгышлары тыңланды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә яшь кадрларга, аеруча югары белемле агрономнар, зоотехник, мал табиблары, механизаторларга сорау һәрчак зур. Заманча, компьютер белән җиһазландырылган куәтле техникаларны иярләү өчен нәкъ менә яңа мәгълүмати технологияләрне тирәнтен белгән, теоретик һәм практик белемнәргә ия булган яшь белгечләр кирәк.
Югары уку йортларын тәмамлап, хуҗалыкларга эшкә кайткан яшь белгечләргә хөкүмәттән 100 мең сум, ә техникум белеме булганнарга 50 мең сум башлангыч түләү (подъемный) каралган. Шулай ук бер ел дәвамында югары белемле белгечләрнең төп хезмәт хакына ай саен минималь оклад күләмендә өстәмә түләнә, грантлар алу, шулай ук торакка мохтаҗ булганнарга авылны социаль үстерү программасы буенча торак төзергә субсидияләр, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге дә бирелә. Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әгәр авыл хуҗалыгы предприятиесенә белгеч кирәк икән, чыгарылыш укучысы белән алдан килешү төзи дә, ул югары уку йортында белем алганда ай саен аңа 10 мең сум стипендия түләп тора. Әлеге стипендиянең биш мең сумын хөкүмәт хуҗалыкка кире кайтара. Диплом алганнан соң, яшь белгеч килешү төзелгән хуҗалыкка эшкә кайта һәм анда өч ел, ә инде хуҗалык аны йортлы да итсә, иң кимендә биш ел эшләргә тиеш була.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Иске Юмья Мәдәният йортында Космонавтика көненә «Йолдызларга — бергә!» викторинасы узды
Заманча Мәдәният йорты 2020 елдан эшләп торган Иске Юмья авылында 11 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелде. Клуб формированиеләре катнашучылары космосны үзләштерү тарихына, Гагарин батырлыгына һәм планеталар серләренә багышланган тематик викторинага җыелды.
Кукмара районында ветераннарга һәм СВО катнашучыларына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
28 апрельдә Кукмараның Үзәк район китапханәсендә сәгать 10:00дан 13:00га кадәр Җиңү көненә багышланган кабул уздырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай консультацияләр һәм документлар төзүдә ярдәм ала ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз