Ядегәр җирлегендә яшәүче тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Ядегәр авылы клубында зур бәйрәм - җирлекнең тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. Җирлектә 23 тыл ветераны яши, шуларның нибары 12се генә бәйрәмгә килә алган.

Әлеге чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, җирлек башлыгы Илгиз Әминов үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр, ветераннарга юбилей медальләре, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International