4 мартта балалар китапханәсенең уку залында Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган «Ну и чем мы не принцессы!» дип исемләнгән уен-конкурс булды. Әлеге конкурста 4 нче мәктәпнең 5 б сыйныф укучылары катнашты. Уен башында китапханәче Баһавиева Алсу Расим кызы балаларга 8 Март бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, презентация күрсәтте, соңыннан укучылар кызыклы уеннарда, викториналарда катанаштылар. Балалар китаплар алып күтәренке кәеф белән таралыштылар.