Кукмарада Нәүрүз бәйрәме булды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Көннәр язга авышкан мәлдә Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур гадәт. Бу бәйрәм кышны озату, язны каршы алу буларак кабул ителә. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар. Җиңү паркы каршындагы мәйданда кукмаралылар да Нәүрүзбикәне каршы алып, кыш белән хушлаштылар, карачкы яндырдылар, район үзешчәннәре катнашында концерт программасы карап, Карга боткасы белән сыйландылар. Кышның гына китәсе килмичә интекте, үзенең салкыны белән бит-кулларны туңдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International