Кукмара 4нче урта мәктәбендә ветераннарга юбилей медальләре тапшырылды

2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Кукмара 4нче урта мәктәбендә ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырылды. Бәйрәмгә 26 ветеран – тыл хезмәтчәне чакырылган иде, аларның нибары 12се генә бәйрәмгә килә алды.

Өлкәннәрне поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин, ТОС “Разинское” рәисе Валентин Иванов, район хәрби комиссары Равил Гафиев, мәктәп директоры Азат Хәсәновлар котлады. Ветераннар хөрмәтенә рәхмәт сүзләре ирештерелде. Тантана мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән чыгышлар, патриотик җырлар белән үрелеп барды. Ветераннар мәктәп музеенда булдылар, истәлеккә фоторәсемнәргә төштеләр. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International