Поч.Кучукның “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Поч.Кучук авылы мәдәният йорты каршында оешкан “Кнавел” мари халык фольклор ансамбле үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге ансамбль районда гына түгел, республикакүләм, төбәкара, Россия, халыкара конкурс-фестивальләрдә актив катнаша. Алар Казан, Төмән, Мари Эл республикасы, Киров, Свердловск өлкәләрендә, Эстония, Финляндиядә чыгышлар ясадылар, беренче дәрәҗә лауреат исеме дә алдылар. Узган елның сентябрендә исә “Кнавел” ансамбле Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә узган Татарстан Республикасы көннәренд дә үзенең чыгышлары белән сөендерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International