11 март көнне 3 нче номерлы мәктәптә 6Б сыйныф укучылары өчен «Спасибо! Извините! Пожалуйста!» дип исемләнгән этика дәресе үткәрелде. Әлеге дәрес уен-сәяхәт формасында узды. Китапханәче Гайнетдинова Нурия Шамил кызы укучыларны әдәпле сүзләрнең килеп чыгышы белән таныштырды. Балалар мавыктыргыч сәяхәт вакытында «Вежливость», «Волшебные слова» тукталышларында “әдәпле” геройлар белән очраштылар, аларда “кунакта” булдылар, табышмакларга җавап бирделәр, һәм төрле уеннарда катнаштылар. Дәрес электрон презентация белән үрелеп барылды.