Ветераннарга юбилей медальләре тапшыру дәвам итә

2015 елның 13 марты, җомга
12 март көнне Урта Комар, Түбән Өскебаш, Чарлы җирлекләрендә ветераннарга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре тапшырылды. Әлеге тантаналы чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, район Башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров катнашты. Мәктәп укучылары ветераннар каршында концерт куйдылар. Чара ахырында кадерле кунаклар өчен чәй эчү оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International