Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмарада "Мөслимәләр" бәйгесе узды
2015 елның 14 марты, шимбә
Кукмара мөселман мәдрәсәсендә гыйлем алучы шәкертләр арасында бәйгеләр үткәрү соңгы елларда күркәм гадәткә әверелде. Күптән түгел Кукмара үзәк мәчетендә “Мөслимәләр” бәйгесенең узуы да шуның бер дәлиле. Бирегә килүгә күнелне дулкынлану, мөслимәләребезгә карап соклану, горурлану хисләре, бәйрәм рухы чолгап алды.
Иң элек Гүзәл Баһабиева, Миләүшә Гатиналарның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә үзенең матурлыгы, нәфислеге белән карашны җәлеп итте. Күпме күңел җылысы, түземлелек салынган аларга!
-2015 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан “Татар дини галимнәре елы”, дип игълан ителде. Шул нисбәттән, бәйгебездә дини галимнәребезнең тормыш юлы һәм онытылып баручы бай әдәби мирасыбызны, халык авыз иҗатын барлауны, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне искә төшерүне максат итеп куйдык. Бу чараны Җинүнең 70 еллыгы белән дә бәйләргә булдык, - дип белдерделәр бәйгене алып баручы Илһамия ханым Вәлиева һәм Гөлназ Хуҗиналар.
Мәдрәсә директоры Ришат хәзрәт Курамшин кунакларны сәламләп, мөслимәләргә уңышлар теләгәннән соң, бәйгедә катнашучылар, “Иман нуры”, “Яулыклы күңелләр”, “Ахирәтләр”, “Ихлас” төркемнәренә бүленеп, үзләренең команда әгъзалары белән таныштырдылар, Коръән Кәримнән сүрәләр уку, татар мәгърифәтчеләренең тормыш юлын белү, мәкальләр, табышмаклар әйтү, дини мәгънәви сәхнә әсәрләре күрсәтү буенча көч сынаштылар. “Ахирәтләр” төркеме тарафыннан “Зәңгәр шәл” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән өзек тамашачыларның күңелен яулады, жюри әгъзалары да югары бәяләделәр.Тәнәфес вакытында Шәмсенур, Мәскүрә, Фәүзия апалар үзләре иҗат иткән шигырьләре белән таныштырдылар, мөнәҗәтләр көйләделәр. Гүзәлия апа Салихованың әнисенә багышланган шигырен укыганда хисләнүдән күзләрем яшькә чыланды.
Тамашачылар да актив булды: табышмакларга җавап бирүдә, мәкальләр, тиз әйтемнәр әйтүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Гөлсәрия ханым үткәргән “Су анасы” уенында хәтта үзем дә катнаштым. Һәммәбезне дә истәлекле бүләкләр белән сөендерделәр.
Бәйгедә җиңүчеләр дүрт номинация буенча билгеләнде. “Остабикәләр”һәм “Зирәкләр” номинацияләрендә “Ихлас” һәм “Иман нуры” төркемнәренә өстенлек бирелде, “Ахирәтләр” һәм “Яулыклы күңелләр” төркемнәре “Талантлылар” һәм “Уңганнар” номинацияләрендә җиңүче булдылар. Аларга бәйгенең иганәчеләре тарафыннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Жюри рәисе, Казан кунагы, Рәсәй мөселманнары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина районыбызның сигез абыстаен фидакаръ хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән зурлады.
Мондый бәйгеләрнең ислам динен көчәйтүгә һәм милли гореф-гадәтләрне саклауга өлеш кертүе бәхәссез.
АЛСУ ГАТАУЛЛИНА
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү 12 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр. 2026 елның 20 маенда, көндез һәм кич 20 майда Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 метр тизлектә кыска вакытлы җил булуы көтелә, боз булырга мөмкин.
Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды
2026 елның 16 маенда Княгор авылында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Княгорская гора» җиңел атлетика кроссы булып узды, анда «Олимп»спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнаштылар.
18
май, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз