Кукмарада МЧСның республика ярышлары узачак

2015 елның 17 марты, сишәмбе
21 мартта Кукмара янгын часте һәм “Зилант” спорткомплексы арасындагы мәйданчыкта “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең 2015 елда автомобиль транспортындагы гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетергәндә авария-коткару эшләре үткәрү буенча иң яхшы командасы” исеменә республика ярышлары үткәрелә. Биредә республиканың беренче этабында – зона ярышларында җиңгән иң көчле 9 команда катнашачак. Башлана 10 сәгатьтә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International