Белгечләр Кукмара аграр көллияте студентлары белән очрашты

2015 елның 17 марты, сишәмбе
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Арча төбәкара бүлеге хезмәткәрләре Татарстан буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Мамадыш, Саба, Кукмара районнары төбәкара белгечләре белән берлектә Кукмара аграр көллиятендә студентлар белән очраштылар. Анда сүз кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар турында барды, шулай ук “Сәламәт туклануга кулланучылар хокуклары” дигән темага анкета уздырылды. Очрашу вакытында студентлар үзләренең хокуклары турындагы белемнәрен ныгыттылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Барлык укучыларга да кулланучы белешмәләре таратылды.

Илшат БӘДРЕТДИНОВ, кулланучылар хокукларын яклау буенча белгеч-эксперт

Сергей ДЕМИДОВ, “Роспотребнадзор”ның белгеч-эксперты
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International