Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

2015 елның 17 марты, сишәмбе
20 мартта, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру уңаеннан, республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бердәм Көне үткәрелә. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә:

Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район Башкарма комитеты бинасы, 1кат, “бердәм Россия” партиясенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе.

Кабул итү графигы:

8.00-9.00 нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы

9.00-10.00 нотариус Миндубаева Роза Ногман кызы

10.00-11.00 нотариус Шайдуллина Вәсилә Хамбал кызы

11.00-14.00 адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы

14.00-16.00 прокурор Нәҗипов Минемулла Миннерахман улы

Белешмәләр өчен телефон: 2-65-14
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International