Кукмараның салым инспекциясе “Ачык ишекләр көне” акциясе үткәрә

2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Россиянең Татарстан Республикасы буенча 10нчы районара Федераль салым хезмәте инспекциясе 27 һәм 28 мартта салым түләүчеләр – физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” акциясе үткәрә. Әлеге чара кысаларында теләге булган һәркемгә 2015 елгы декларация кампаниясе турында күбрәк белергә һәм физик затларның керемнәренә салым буенча декларация (3НДФЛ) тутыру турында практик киңәшләр алырга мөмкин булачак.

Сезне әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Элемтәгә керү өчен телефоннар: (884364) 2-07-23, 2-208-26.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International