Кукмарада террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Район Советында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде. Поселок һәм авыл җирлекләрендә җәмәгать җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорлык актларын кисәтү буенча өстәмә чаралар турында район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, район гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәре Эльмир Хәбибрахманов, Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Нурфат Яппаровлар чыгыш ясады. Киңәшмәдә шулай ук террорлык янауларына каршы торуның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча чаралар турындагы мәсьәләләр каралды, Зур Сәрдек, Пычак, Олыяз авыл җирлекләрендә террорлык һәм экстремистлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән эшләргә анализ ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International