Ныртыда "Җиңү Салюты" фестивале үтте

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Бөек Җиңүнең 70еллыгы кысаларында, Нырты авыл җирлегендә “Җиңү Салюты” дип аталган фестиваль үтте. Анда сугыш ветераннары Сәләхов Зиннур һәм аның тормыш иптәше Мөкәрәмә апа язмышлары театраль күренеш ярдәмендә бик матур итеп сәхнәләштерелгән иде. Кичә моңлы җырлар һәм үзенчәлекле биюләр белән үрелеп барды. Бу матур кичә һәркемнең күңеленә үтеп кереп, йөрәкләрне дулкынландырды һәм бик якты тәэсирләр калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International