Кукмараның яшь талантлары “Созвездие – Йолдызлык” республика фестиваленең финал өлешенә үттеләр
2015 елның 24 марты, сишәмбе
Питрәчтә “Созвездие – Йолдызлык” республика фестиваленең зона туры узды. Анда Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш, Питрәч, Кукмара районнарыннан килгән яшь башкаручылар чыгыш ясады. КУкмара рйаоныннан 150 бала катнашты. Кукмаралылар бик күп призлы урыннар белән кайттылар. Призлы урыннар алучыларның барысы да фестивальнең Казанда узган финал өлешендә чыгыш ясаячаклар.