“Тылсым”да “Синең героең кем?” дигән социаль акция узды

2015 елның 24 марты, сишәмбе
“Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Синең героең кем?” дигән социаль акция узды. Анда районның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясендә исәптә торучы балалар катнашты. Әлеге чара балаларда патриотлык хисе тәрбияләү, тарих белән кызыксынуларын арттыру максатыннан үткәрелде. Социаль акция “Кадрлар резервы” республика проекты катнашучысы, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе белгече Марина Иванова һәм комиссиянең җаваплы сәркатибе Альбина Мусина тарафыннан оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International