Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил Вәлиев “Ел хәйриячесе” конкурсының җиңүчесе булды
2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Башкаланың “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында “Хәйрияче – 2014” республика конкурсының җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы, республика хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары, дипломнар, “Ел хәйриячесе” дигән истәлек билгеләре тапшырылды.
Татарстанда 2007 елдан үткәрелүче конкурсның “Физик затлар” номинациясендә җиңү яулаучылар арасында райондашыбыз, Кукмара нотариаль конторасы нотариусы Рафил Вәлиев та бар иде. Районда уздырылучы чараларның һәммәсенә диярлек иганәчелек ярдәме күрсәтүче олы йөрәкле, миһербанлы, шәфкатьле, йомшак күңелле, зур ихтирам һәм хөрмәткә лаек зат ул.
Безнең халыкта “Изгелек эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер” дигән әйтем бар. Әлеге сүзләр нәкъ менә Рафил Вәлиевка атап әйтелгән диярсең...
-Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләргә омтылу балачактан бирелгән әти-әни тәрбияседер, дип беләм. Масаерга, үземне башкалардан өстен куярга беркайчан яратмадым. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең үтенечен кире кага алмыйм. Авыр тормышлы гаиләләргә, дин йортларына һәрдаим ярдәм итәргә тырышам. Кечкенә генә изгелек эшләү дә күңелне сафландыра, җанга рәхәтлек бирә, - ди ул.
Рафил Вәлиев волейбол, футбол, каратэ, милли көрәш, Әфганчылар истәлегенә уздырылучы хоккей турнирларында да һәрдаим спонсорлык ярдәме күрсәтә. Аның тырышлыгы белән районда ел саен Фәһим Вәлиев истәлегенә волейбол турниры оештырыла. Әлеге ярышта Кукмарадан гына түгел, хәтта Нократ Аланы һәм Казан шәһәреннән дә командалар катнаша. Җиңүчеләргә исә Рафил Вәлиев тарафыннан махсус әзерләнгән Кубоклар, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырыла. Шулай ук хәйрияченең Кукмарада, Зур Сәрдек авылында һәм “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сабантуйлар үткәрүдә дә өлеше чиксез зур. “Мәктәпкә хәзерләнергә ярдәм ит”, “Библио төн”, “Чыгарылыш укучысы, үз мәктәбеңә булыш” акцияләрендә дә актив катнаша ул. Рафил әфәнде Зур Сәрдек авылындагы яңа зиратны кйома белән әйләндереп алуга, Кукмара мәдрәсәсе һәм үзәк мәчетне җиһазландыруга да үз өлешен кертә, авыру балага Америкада операция ясату өчен, балалар йортында тәрбияләнүче сабыйны дәвалауга да ярдәм йөзеннән акчалар күчерә.
Светлана ҖАМАЛИЕВА, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе:
-Тирә-юньдәгеләргә яхшылык эшләү һәркемнең дә кулыннан килми. Шөкер, районыбызда киң күңелле кешеләр бик күп. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә, бер дә авырсынмыйча хәйриячелек ярдәме күрсәтергә әзер булган оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләрнең булуына сөенеп бетә алмыйбыз. Иганәчеләр ярдәме белән район күләмендә барлык истәлекле даталарны, бәйрәмнәрне зурлап билгеләп үтә алабыз. Авыр тормыш хәлендәге, опекун гаиләләргә, авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылучы социаль акцияләрдән дә читтә калмыйлар, нәкъ уртасында “кайныйлар” хәйриячеләребез. Безнең аларның һәммәсенә дә рәхмәтебез чиксез. “Ел хәйриячесе” республика конкурсында да ел саен катнашып, җиңүчеләр исемлегенә чыгабыз. Быел бәйгегә ике хәйриячене тәкъдим иткән идек. 61 җиңүченең берсе – Рафил Вәлиев. Ул, чыннан да, “Ел хәйриячесе” исеменә лаек.
kukmor-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Иске Юмья Мәдәният йортында Космонавтика көненә «Йолдызларга — бергә!» викторинасы узды
Заманча Мәдәният йорты 2020 елдан эшләп торган Иске Юмья авылында 11 апрельдә Космонавтика көне билгеләп үтелде. Клуб формированиеләре катнашучылары космосны үзләштерү тарихына, Гагарин батырлыгына һәм планеталар серләренә багышланган тематик викторинага җыелды.
Кукмара районында ветераннарга һәм СВО катнашучыларына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
28 апрельдә Кукмараның Үзәк район китапханәсендә сәгать 10:00дан 13:00га кадәр Җиңү көненә багышланган кабул уздырыла. Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, СВО катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары бушлай консультацияләр һәм документлар төзүдә ярдәм ала ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз